«Яраткан аю баласы – Винни Пух»: әдәби уен (0+)

Балалар язучысы Алан Милнның юбилее уңаеннан шәһәр Үзәк китапханәсендә нәни китап сөючеләр өчен «Яраткан аю баласы – Винни Пух» дигән әдәби уен үтте. Ябалак апалары балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты, йомшак аю баласы Винни Пухның барлыкка килү тарихы белән таныштырды: ә Винни исеме аю малаена язучы Кристофер Робин улының чынбарлыкта булган бер уенчыгы исеменнән килә. Балалар күренекле балалар язучы Борис Заходер русчага әйләндергән рус Винни Пухының тарихын да белде. 
Чара вакытында кызлар һәм малайлар үзләренең укымышлылыкларын һәм белемнәрен күрсәтте. Барысы бергә аю баласының кызык авазлар чыгаруларын искә төшерде, «Әкият геройларын ата» күңелле викторинасында, «Тәрҗемәләр» һәм «Белдерүләр» бәйгеләрендә, «Бал кортлары һәм аюлар» уенында бик теләп катнашты, Винни Пух, Куян баласы, ишәк малае Иа һәм Ябалак апа пазлларын җыйдылар. 
Чара азагында катнашучылар Винни Пух һәм аның дуслары турында мультфильмны бик яратып карады.

 

Поделиться: